ТАТАР МИЛЛӘТЕН САКЛАУ ДОКТРИНАСЫ
Татар халкы бүген чираттагы авыр сынау алдында тора. Татар телен белүче, бигрәк тә татар телендә аралашучы, балалар саны коточкыч темплар белән азая бара. Эшләр болай барса, ике-өч буыннан соң (40-50 ел) татар теле тулысынча кулланыштан чыгачак. Ә, мәгълүм булуынча, тел - милләт яшәешенең төп шарты булып тора. Татар халкына элекке заманнарда да юкка чыгу куркынычы янаган. Казан, Ногай, Себер, Әстерхан, Кырым ханлыкларын Урыс дәүләте басып алганнан соң, татарларга милләт буларак юкка чыгу яный. Күпләп үтерүләр, исән калганнарны чукындырып урыслаштырырга тырышулар, һичшиксез, милләт яшәешенә каты зыян сала.
Әмма, физик юкка чыгу янамаса да, бүген хәлләр ул замандагылардан да хәвефлерәк булып тора, дияргә була. Балалар бакчаларында урыс теленең хакимлек итүе, ана телендә белем алуга киртә куеп мәктәпләрне урыс телендә укытуга күчерү, нигездә урыс телендә эшләүче гаджетлар, телевидение, интернетның татар яшәгән барлык төбәкләргә дә, шул исәптән иң ерак авылларга да үтеп керүе, анда урыс теле мохиты урнаша баруына, урыс теленең татар телен кешеләрнең аңыннан да кысрыклап чыгаруына китерә. Нәтиҗәдә, татар балалары торган саен ешрак үзара да урысча аралаша баралар. Ә бит милләт милләт булып саклансын, үссен өчен милләтнең җаны булган телне саклау, аны укыту-өйрәтү кирәк. Үз телендә генә милләтнең рухи дөньясы бар матурлыгы, бар тирәнлеге белән ачыла.
Халкыбызның гасырлар төпкеленнән килгән һәм буыннан-буынга тел белән бергә, хәзер инде безнең буынга мирас итеп тапшырылган икенче байлыкны – гөреф-гадәтләр һәм динне, бездән соңгы буыннарга тапшыру, шулай ук, үтә мөһим мәсәлә булып тора.
Әмма, без еш кына милләт таганының, тел һәм гөреф-гадәтләр, дин баганаларына зур игътибар биреп, аның өченче баганасына - милләт тарихына, тиешле игътибар биреп җиткермибез. Ә бит, әгәр тел, гөреф-гадәтләр, дин, милләтнең җаны икән, аның умыртка баганасы булып милли тарихы тора. Юкка гына, халыкны юк итәсең килсә – аның тарихи хәтерен юк итәргә кирәк, димәгәннәр. Тарихи хәтерне юк итү – ул аны язмау, укытмау гына түгел. Юк итүнең иң яман юлы – тарихны бозып, түбәнсетеп күрсәтү. Ә бит, тарихка таянган милли горурлык – кешеләргә үзләрен башкалар арасында тигез итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Һәм киресенчә дә – тарихыннан оялганнар, милләтеннән дә оялалар, телнең дә кирәге калмый. Чынбарлыкта, татар халкының тарихы – иң яман ялганнарга төрелгән тарихтыр, мөгаен. Урыс тарих дәреслекләрендә һаман булса татарның Алтын Урда чорын фәкать кара төсләргә генә манчып бирү бара. “Иго”, “изелеп яшәү” һ.б. шуның ише чынбарлыктан ерак торган эмоциональ сүзләр, аларның эчтәлеген ачып та тормыйча мәктәп балалары аңына сеңдерелә. Бер генә нәрсә сеңдерелми – нигә әле шушы “иго” шартларында йөзләрчә еллар буена урыс шәһәрләре үскән, ныгыган, яңалары барлыкка килгән, халык иген иккән, бала үстергән, ниндидер “татар игосына” каршы көрәшкә күтәрелмәгән.
Гомумтатар милләтен көчсезләндерү өчен, хәтта, җанисәп дигән чара да кулланыла. Җанисәпләр алдыннан татар милләтен дистәләгән төркемгә бүләргә маташулар да, татарларның бер өлешен башка милләтләр исәбенә кертеп язулар да, бүгенге татарларны Алтын Урда татарларыннан аерып күрсәтергә тырышулар да – барысы да эшкә җигелә.
Татар милләтенең реаль яртысы диярлек яшәгән бүгенге Башкортстан җирлегендәге татарларның тарихы исә, гомумән, өйрәнелмәгән дияргә була. Аның белән шөгылләнүчеләр юк диярлек. Җитмәсә, мондагы татар тарихын бозуда, кызганычка каршы, урыс тарихчыларын да узып башкорт галимнәре катнаша. Бу, мондагы татарларның байтак өлешен башкорт милләтенә керүчеләр дип раслаулар аша да, татарларны бу җирлектә килмешәк халык дип игълан итү юлы белән дә тормышка ашырыла. Бүген Башкортстан дип аталган төбәкнең заманында татар дәүләтләре булган Казан, Себер ханлыклары, Ногай Урдасы җирләре булуы, димәк татарларның бу җирдә үз дәүләтләре чикләрендә яшәгәнлекләре, ягъни бу җирләрнең төп халкы булуы, инкярь ителә.
Башкортстандагы татар проблемасын тасвирлаганда һәм, иң мөһиме, аларны чишү юллары турында уйланганда, кызганычка каршы, татарстандагылар, гомумән, Башкортстаннан читтә яшәүче татарлар сәер “саклык” күрсәтә. Ягъни, Башкортстандагы татарны ничек тә булса коткарырга кирәк, әмма, башкорт элитасын ачуландырмыйча гына. Бүре дә тук булсын, сарык та исән булсын, имеш. Үткән вакыт күрсәтте: алай булмый. Нәтиҗәдә, Башкортстандагы башкорт идеологлары җанисәпләр чарасында административ ресурсны җигеп, йөзләрчә мең татарны “башкортлыкка күчерү” белән актив шөгыльләнәләр, татар этносын җимерүдә империячыл көчләргә ярдәм итәләр.
Әйе, санап киткән фактлар, аерым фактлар өеме генә түгел, ә бер җепкә тезелгән сәясәт юнәлеше дә. Кремль идеологларының ниятләре төбендә – урыс православ чиркәвенең христианлаштыру идеологиясен корал итеп алып, урыс булмаган халыкларны башта чын тарихсыз, аннан соң телсез-динсез калдырып, аларны урыслаштыру-христианлаштыру ята. Әгәр Русия элегрәк “халыклар төрмәсе” дип аталган булса, бүген инде ул зур темплар белән урыс булмаган халыкларның зиратына әйләнә бара.
Татар милләтен бетерүгә алып баручы факторлар
Мәскәүнең ассимилятор милли сәясәте (бу факторны “конгресс концепциясе” бөтенләй искә алмый);
Татарның төрле төбәкләрдә сибелеп яшәве;
Болгарчылык, керәшенчелек, тәңречелек, “көнбатыш башкортчылык” хәрәкәтләре;
Кырым, Ногай, Себер татарлары элитасының уртак татарлыктан читләшә баруы;
Башкорт элитасының принципиаль рәвештә Башкортстан җирлегендә татарны рухи кысу, йоту сәясәте алып баруы (бу факторны да “конгресс концепциясе” искә алмый);
Татарның үзендә милли үзаңның йомшара баруы.
Татарның милли үзаңын, телен югалтуга этәрүче
факторлар
Балалар бакчаларында татар теле югала баруы;
Мәктәпләрдә татар теленең икенче сортлыга әйләндерелүе;
Телевидение, интернетның, нигездә, урысча эшләве
Балалар куллана торган гаджетларның тулысынча урыс телендә эшләве;
Мәктәпләрдә татар тарихын бозып, түбәнсетеп укытулар;
Ислам динен балалар арасында пропагандалау механизмнары булдырылмавы.
Татарлыкны саклаудагы көрәш баскычлары
Татар милләтенең хокуклары бозылуы турында халыкара институтларга даими мөрәҗәгатьләр юнәлтү;
Русия эчендә татарның территориаль укмашу хәрәкәтен оештыру;
Русиянең төрле урыннарында Ислам һәм бизнес структуралары аша татарлыкны саклауның”кристаллизация үзәкләрен” булдыру;
Гаиләләрдә татарлыкны саклауны пропагандалау, социаль челтәрләрдә билгеле татарларның гаиләләрен, ул гаиләләрдә ничек итеп тел, дин, гөреф-гадәтләрне сакларга тырышуларны күрсәтергә;
Татарның чын тарихын (читләр түбәнсетеп язып тоттырганны түгел) социаль челтәрләр аша, видеолар, мультфильмнар аша балаларга җиткерү;
Мәчетләрдә татарлыкны алга сөрүгә ирешү. “Исламда милләт юк” дигән тезисны “Татарлыкта Ислам бар” дигән тезиска алыштыру. Чөнки, урыслашкан татар телен генә югалтмыйча, динен дә югалта башлый.
ТӨП ДОКТРИНА
Чынбарлык аяусыз, әмма шулай: ерак перспективада, бик акыллы эш иткәндә дә, фәкать Татарстан һәм Башкортстан җирлегендә яшәгән татар гына татар булып исән кала ала. Фәкать шушы күрше ике төбәктә татар күпсанлы һәм укмашып яши һәм фәкать шушы ике төбәктә генә татарның яңа җырлары, әдәби әсәрләре иҗат ителә. Калган урыннардагы татарлар барысы да акрынлап юкка чыга — урыслаша, казаклаша, төрекләшә, финлаша. Бу табигый процесс. Ассимиляция кануннары, нигездә, этносның санына һәм башка этнослар арасындагы аның нисбәтенә карап эшли. Әмма, моңа хәтле Башкортстан татарының татар дөньясында, Татарстан татары кебек аерым урын алып торганлыгы инкярь итеп киленде. Казандагы югары мөнбәрләрдән: Курган татары, фин татары, Ерак Көнчыгыш татары, дип санаганда, өтер аша «Башкортстан татары» дип кенә искә алып кителде. Татар дөньясын шулай өтер белән бертөрле субъектларга бүлеп карау никадәрле генә гадел күренмәсен, ул алардагы татарның реаль урынын, милли потенциалын, яшәү көчен күрүгә комачаулый.
Әлбәттә, Татарстан белән Башкортстаннан читтә яшәүче татарларны саклау турында да уйларга кирәк — Идел-Урал төбәгенә күчерү программасы кабул итеп булса да. Әмма, төп бурыч — Идел-Урал төбәгендәге татарның саклану программасын булдыру.
Татар милләтен саклау доктринасы нигезендә Татарстанны-Башкортстанны, шушы ике республикадагы татарны дәүләти, икътисади, мәдәни, иҗтимагый җепләр белән үзара якынайту, бәйләү ятарга тиеш. Шуннан чыгып:
Татарстанда даими рәвештә Башкортстан татарлары көннәрен үткәрә башларга;
Башкортстанның Көнбатыш районнарын, андагы татар бизнесменнарын икътисади җепләр белән Татарстанга бәйләргә;
Башкортстан татарларының конституцион хокукларын яклауны рәсми Татарстанның административ ресурсларын киң кулланып оештырырга.
Татар милләтен саклау фонды (Татар Фонды) – Доктринаның умыртка баганасы
Татар милләтен саклауны оештыру эше фәкать көчле финанс база булдырганда гына тормышка ашырыла ала. Үзенчәлекле халыкара иҗтимагый татар хөкүмәте ролен үтәргә тиешле бу фондка (яисә банкка) акча туплау мәсәләсе – иң мөһим, хәлиткеч мәсәлә булып тора. Акча туплауны Татар Фондының икътисади проектларда катнашуы аша да, татар бизнесменнарының даими милли салымы аша да, башка төр керемнәр аша да оештырырга кирәк булачак. Татар Фонды махсус сайт ача, социаль челтәрләрдә үзенең сәхифәләрен булдыра.
Татар Фондының мөһим эшләренең берсе – махсус грантлар бүлеп татар милләтенең объектив тарихын яктырткан китаплар чыгару, тарату, урыс идеологларының татар дәүләтенең Алтын Урда чорын пычратуларына каршы документаль фильмнар төшереп социаль челтәрләр аша халыкка җиткерү. Бу уңайдан, бүген уңышлы эшләп килгән Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты белән тыгыз элемтәләр оештыру кирәк булачак.
Татар Фонды, гомум татар милләтен саклау хәрәкәте белән берлектә, төрле төбәкләрдә, бигрәк тә Татарстанда һәм Көнбатыш Башкортстанда мәчет-мәдрәсәләр салуга аяк чалучыларга каршы аяусыз көрәш алып барырга тиеш. Бер үк вакытта, Исламга һәм татарлыкка каршы юнәлтелән тәңречелек, керәшенчелек, болгарчылык, “көнбатыш башкортчылык” хәрәкәтләрен “фәнни сәнәккә” элүне даими рәвештә алып барырга тиеш.
Татарстан-Башкортстаннан читтәге татарларны саклау юллары
Чит төбәкләрдәге татарларны саклап калуның иң ышанычлы юлы – аларның массовый рәвештә Татарстанга, Башкортстанның Көнбатыш өлешенә кайтып урнашуларын оештыру. Ә моның өчен кайтучыларны авылларда җир белән, шәһәрләрдә эш белән тәэмин итүне оештырырга кирәк булачак. Димәк, җир мәсәләсе, җир фонды булдыру мәсәләсе иң мөһим милли мәсәләләрнең берсе булып тора.
Төрле сәбәпләр аркасында Идел-Урал төбәгенә күчеп кайта алмый торган татарларны саклап калу өчен, торган җирләрендә аларның телен, милли үзаңын, динен ныгытучы “кристаллизация үзәкләре” булдырырга. Ул “Үзәкләрне” дини һәм бизнес структуралары нигезендә оештырырга. Һәр мәчетне үзенчәлекле “Татар йортына” әверелдерергә. Ул “Йортларны” булдыруга, тиешле җиһазлар белән тәэмин итүгә Татар Фонды ярдәм итәргә тиеш. Ул “Йортларда” татарча мәдрәсәләр, татар ризыклары кибетләре, ашханәләр, кунакханә, мохтаҗларны бушка ашату оештырыла.
Урыннардагы татар бизнесы – милләтне саклауның икенче “кристаллизация үзәге” булып тора ала. Рәсми Татарстан, Татар Фонды андый бизнесменнар белән тыгыз икътисади элемтәләр булдырырга тиеш, аларның үзара эшлекле бәйләнештә булуын, уртак “Бизнес-үзәк” төзүенә ярдәм итәргә тиеш. Андый бизнес-структураларда эшкә, нигездә урындагы татарлар җәлеп ителергә тиеш.
Гомум татар милләтен саклау хәрәкәтен (Җәмгыять) оештыру
Русиядәге татар проблематикасын халыкара аренада яңгырату, Русия җитәкчелегенә сәяси басым ясап тору, сибелеп яшәгән татарларны “гомумтатар казанында” кайнату өчен Татар Фонды ярдәмендә партия принципларында төзелгән халыкара татар җәмгыяте булдырырга.
Бу Җәмгыять корылтайларына сайланучы делегатларның 90 процентын Татарстан-Башкортстан төбәге татарлары тәшкил итәчәк, калган 10 проценты юкка чыгу юлына баскан башка төбәк татарлары делегатларыннан торачак. Бу очракта, иң мөһим карарлар кабул иткәндә, татарның саклану үзәге делегатларының тавышы хәлиткеч көчкә ия булачак.
Җәмгыятьнең башка татар оешмаларына мөнәсәбәте
Җәмгыять, татар милләтенең әйдәп баручы сәяси оешмасы буларак, татарга хезмәт итүче, итәрдәй барлык хәрәкәтләр белән эшлекле элемтәләр кора. Шул ук вакытта, Бөтендөнья татар конгрессын татар милләтен саклау, үстерү, аның проблемаларын Русия җитәкчелегенә объектив рәвештә җиткерү белән шөгыльләнмәде дип бәһалый. Киләчәктә дә бу оешма, төрле төбәкләрдәге татарларны сабантуйлар корып, җырлап-биеп зыяратка озатучы роленнән чигенмәстер.
Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге, “Азатлык” татар яшьләре берлеге, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы гомум көрәштә, һичшиксез, аркадаш була алалар.
Шулай ук, моңа хәтле фәкать нәселләрен барлау белән шөгыльләнгән Татар морзалары мәҗлесе дә эш юнәлешен милләтне саклауга-яклауга борса, ул үзенең өлешен кертә алачак. Милләткә хезмәт итәргә әзер булган татар морзалары, тарихи күзлектән чыгып фикер йөрткәндә, гаип булган татар ханлыкларының бүген дә исән калган каркасы дип таныла ала. Моңа хәтле татар аристократиясе большевиклар тарафыннан да, совет чорындагы татар тарихчылары тарафыннан да, нигездә, милләтен сатарга әзер торган затлар итеп тасвирланды. Алда торган бурыч – милләт өчен җанын фида кылган, татар дәүләтен күтәрү өчен зур көч салган асыл татар бәкләре-морзаларының исем-җисемнәрен пропагандалау. Шунсыз татар ханлыкларына ихтирам тәрбияләү авыр булачак.
Әлбәттә, Җәмгыять, Русия эчендәге, дөнья күләмендәге сәяси үзгәрешләрне исәпкә алып, яңа татар оешмалары булдыруны да күз алдында тотарга тиеш булачак.
Мөхтәрәм милләттәшләр!
Бу Доктрина милләтебезне саклауның төп юнәлешләрен генә билгели. Ул юнәлешләрне тормышка ашыру өчен һәр кайсысы буенча махсус программалар, стратегияләр төзү кирәк булачак. Иң мөһиме – дөрес юнәлешләрне билгеләү. Кемнәрдер, бәлки, аларны тулыландырыр. Әмма, безнең вакытыбыз чикле. Конкрет эшләргә тизрәк тотынырга кирәк.
Кәрим ЯУШЕВ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан “Татар морзалары мәҗлесе” әгъзасы.