Умач ашап,төпсез ыштан киеп, «Чапай»уйнап Чия тавында, Әбиләрнең әкиятен тыңлап, Унбер малай үстек авылда. Унбер малай үстек узышып, Борын канатышып, сугышып, Сыек тал чыбыгын ат итеп, Мәнге аерылмаска ант итеп, Унбер малай үстек авылда. Абыйлардан калган бишмәт киеп, Бергә йөрдек аулак өйләргә, Җырлап йөрдек, урам яңгыратып, «Баламишкин» дигән көйләргә. Бер-беребезгә кызлар димләшеп, Бер-беребездән кайчак көнләшеп, Йөрәк серебезне хат итеп, Мәңге аерылмаска ант итеп, Унбер егет үстек авылда. Унбер егет үсеп буйга җиттек, Мыек урыннары карайды, Абыйлардан калган бишмәтләр дә Сыймый башладылар -тарайды. Катомканы асып җилкәгә, «Без кайтырбыз, диеп, иртәгә!» Хыял канатларын ат итеп, Көн дә хатлашырга ант итеп, Унбер яшьтәш киттек авылдан. Тик бер эздән атлап барамыни Юл салырга чыккан юлчылар?! Унберебез унбер якка киттек - Юлларыбыз инде уңсыннар! Сорасагыз безнең турыда, Унберебез унбер урында. Һәркем үз урынында бик кирәк, Хатлар алышабыз бик сирәк… Нәрсә әйтим инде тагын да? Унбер яшьтәш үстек авылда… Сагындыра икән бары да! Әнгам Атнабаев